КӨЧӘНҮ ф. 1. 1) Бар көчкә берәр эш-хәрәкәт башкарырга тырышу яки эш башкару өчен күп көч салу. Күпме генә көчәнмәсен, егет болытны иңнәреннән алып ташлый алмый. Ф.Яруллин. Шуннан соң җизнәсе Наилне күтәреп алды да, кечкенә баланы «үчтеки» иткәндәй, көчәнеп-көчәнеп югары чөя башлады. Ә.Еники

2) күч. Гайре табигый тырышу, үзен көчләп мәҗбүр итү. Конституциянең татарча текстын тәнкыйть итеп көчәнү дә – сыныкка сылтау. И.Низамов. Мин әллә нишләдем. Зиһенем бетте дә куйды, ишеткәнемне көчәнеп тә аңламый торам – нәрсә диде соң ул? Ә.Еники

2. көчәнеп рәв. мәгъ. 1) Ихтыярына каршы килеп, мәҗбүри. Көчәнеп елмаю. Көчәнеп көлү

2) Авырлык белән, кыенлык белән, зур тырышлык куеп. Көчәнеп уку. Көчәнеп эшләү

Көчәнә башлау Көчәнергә тотыну

Көчәнә төшү Бераз гына көчәнү; тагын да ныграк көчәнү

Көчәнеп алу Аз вакыт аралыгында көчәнү

Көчәнеп карау Көчәнүне сынау

Көчәнеп кую Көчәнгән хәлгә килү

Көчәнеп тору Әледән-әле яки билгеле бер вакыт дәвамында көчәнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә