КӨЧӘЙТҮ ф. 1) Дәрәҗәсен, көчен, интенсивлыгын, куәтен арттыру; зуррак итү, үстерү. Президентларының үз культураларына да, дөньядагы барлык культураларга да якты күз белән каравы, мәдәни багланышларны көчәйтергә теләве аларны сөендерә. Г.Гобәй. --- теге яки бу вакыйгаларның кайсы моментын көчәйтү һәм, гомумән, стиль, тел, сюжет, образ турында шактый тулы итеп сөйләште. К.Нәҗми

2) Нинди дә булса эш-хәрәкәтнең, процессның башкарылу көчен арттыру, зуррак итү, күбәйтү. Чөнки каршы әйтелгән сүз, аталарының ачуын арттырып, буранны гына көчәйтәчәк. Г.Ибраһимов. Чишмәләр үзләре минем Учларыма су салды. Су салды алар яшәргә Көчәйтеп тик сусауны. С.Хәким. Стенадагы репродукторның тавышын көчәйттеләр. Р.Ишморатова

3) Нинди дә булса эш-хәрәкәтне башкарырга ярдәм итү; үстерү. Үткән ел Солтан, балаларның русча сөйләү телләрен көчәйтер өчен, рус драма түгәрәге оештырган иде. Г.Кутуй. Ләкин нинди генә җырны алма, ул, барыннан элек, кеше күңелендә тормышка мәхәббәт уята, кешедә яшисе килү теләген көчәйтә. Ә.Еники

4) Нәрсәнең дә булса чагылыш дәрәҗәсен арттыру, интенсивлыгын үстерү, гамәлдәге көчен арттыру. ...Менә шушы горурлану хисе аның газаплы һәм ләззәтле мәхәббәтен тагын да көчәйтә иде. Н.Измайлова. Бу әсәрләр миңа, ничектер, якын, сердәш. Бәлки, аны язучының да минем төсле мәхбүс булуы тәэсирне көчәйткәндер. И.Салахов. Риторик сорау яки эндәшләр шигъри фикерне көчәйтүгә хезмәт итәсе урынга, йомшартуга хезмәт итә. Н.Хисамов

Көчәйтә бару Торган саен көчле хәлгә китерү, көчен акрынлап арттыру

Көчәйтә башлау Көчәйтү ягына җибәрү

Көчәйтә төшү Тагы да бераз көчәйтү, көчен арттыру. Кичәдән бирле бертуктаусыз сибәләп торган вак яңгыр профессорның күңелендәге моңсулык хисен тагын да көчәйтә төште. Тәмуг чәчәге

Көчәйтеп алу Тиз-тиз генә, кыска вакытка көчәйтү. Вакыт-вакыт бакчачылар алмагачны шулай көчәйтеп алалар бит әле, ашлыйлар. М.Мәһдиев

Көчәйтеп җибәрү Кисәк көчәйтү. Дөньяга таләпне үз-үзенә таләп белән бергә кую, соңгысын хәтта көчәйтеп җибәрү лирик геройдагы егетлек сыйфатын чагылдыра. Н.Хисамов. Бу сүзләр Сабир абзыйның түземсезлеген тагын да көчәйтеп җибәрделәр. Ә.Еники. Илебездә XX гасырның азагында барган үзгәртеп корулар татар халкында мәдәни мирасы белән кызыксынуны тагын да көчәйтеп җибәрде. Гасырлар авазы

Көчәйтеп карау Көчәйтү юлын сынау

Көчәйтеп кую Кисәк, уйламаганда көчәйтү

Көчәйтеп тору Бертуктаусыз яки әледән-әле көчәйтү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә