КӨЧ и. 1. 1) Тереклек ияләренең физик эш, хәрәкәт башкару сәләте; гайрәт; кешенең яки хайванның физик энергиясе. Урта буйлы, бик төз, җыйнак, тыгыз гәүдәле, көч үзендә яман булырга тиеш, беләкләрендәге таштай мускуллары буын-буын калкып тора. Ә.Еники. Тамак туйдыру өчен башкарылган эшләр никадәр күп физик көч таләп итсә, шуның кадәр үк рухи, эстетик ләззәт бирә. М.Мәһдиев. Таш кисү ничек авыр булмасын, тәндәге икенче көч үзенекен итә: котырына, куркыта, шомландыра. Шушы котырган көчне чыгармыйча торып тынычлана алмастыр ул, мөгаен. Ф.Яруллин

2) Тумыштан килгән яшәү сәләте; яшәү инстинкты. Нинди көчләр, сөйлә, нинди көчләр Керфек очларыңнан тамалар? Һ.Такташ. Табигать законының көчеме, семья тормышын сагынумы, ләкин, ни генә булмасын, өйләнәсе килү теләге көннән-көн ныграк йота барды. Ә.Еники. Ниндидер бер инстинкт – ул аңламаган, аңа таныш булмаган, шул ук вакытта аңа буйсынмаучы, аның өстеннән хакимлек итүче көч – аны тагын һәм тагын шул кызга карарга мәҗбүр итте. Ш.Хөсәенов

3) Куелган максатка ирешү өчен сарыф ителгән энергия, актив тырышлык. Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым, Көннәремнең һичберен дә чөнки ак ди алмадым. Г.Тукай. Мәгърифәтчелек идеяләре белән рухланган бу чор язучылары --- бөтен көчләрен халыкны агарту эшенә багышлыйлар. М.Гайнуллин. ...Шушы хәтле матурлыктан шәһәр уртасына күчәргә башыңа тай типмәгәндер бит? Күпме көчең керде шушы йортка. Мәдәни җомга

4) Кемнең яки нәрсәнең дә булса эш-хәрәкәт башкару сәләте, энергиясе, егәрлеге. Аталардан калган, ай, яшь бала күкрәк көче белән мал таба. Җыр. Көч капкадан керсә, гаделлек ишектән чыгар; көч ишектән керсә, гаделлек тишектән чыгар. Мәкаль. Бәла килсә, күрү көче кулдан китәр. М.Кашгари. Әлбәттә, Илдарга эләккән булыр иде. Көчләре бер чама булса да, --- [ят] малай бик җитез һәм чамасыз кыю иде. Г.Гобәй

5) Кодрәт, куәт, егәр. [Хан] Мин үз кул астымдагы теләсә нинди колымның гомерен кыскарта алам, ә озайтырга көчем юк. Әкият. Кеше, индивидуум, никадәр генә көчкә ия шәхес булса да, җәмгыятьтән башка яши дә, бернәрсә эшли дә алмый. М.Хәсәнов. Юкка гына баш тартасың минем тәкъдимнән. Татар капиталы көч җыя башлады, безгә дә нәкъ көч җыяр вакыт хәзер. С.Шәрипова

6) Хәл, дәрман, егәр; үз вазифасын үтәү сәләте. Картайдым, көчем юк эш эшләргә. Мин картайдым, --- көчтән калдым. Н.Исәнбәт. Ашны икмәк белән ашасаң, көчең артыр. И.Гази. Авыр эш эшләгән саен безне дәртләндереп торучылар бар: көч чыкмыйча, көч керми. Ә көчле буласы килә! М.Мәһдиев

7) Нәрсәнең дә булса файдалы, уңай ягы, өстенлек. Ул кешене яшәртә һәм яңартып җибәрә торган хезмәтнең гаҗәеп бу хасиятен, шушы көчнең серен тагын да тирәнрәк аңлый башлый. Г.Бәширов

8) Ныклык, нык булу хәле. Гәүһәр, иренең ат кебек пошкырынып юынуын яратып бетермәсә дә, бүген моңа игътибар итмәде, киресенчә, иренең тавышлануында ниндидер көч сизде. Г.Әпсәләмов

9) Хиснең, акылның чагылу дәрәҗәсе. Ачу, нәфрәт дулкынының көче астында тыела алмый каласың. Ф.Кәрим. Бу хыялый тормышны Әсма карчык үзе тудырган, үзе ясаган иде. Түзеп булмады, хәер, мин монда әлеге хыялый көч тәэсирендә идем ---. М.Мәһдиев. Акылның һәм тәрбиянең хәлиткеч көченә ышану, кеше характеры формалашуда җәмгыять һәм тирәлекнең тәэсирен күрсәтү мәгърифәтчелек реализмы әдәбиятының төп нигезе булып тора. М.Гайнуллин

10) Ышаныч, өмет. Әсәрләрдәге башкаларга үрнәк булып торган геройлар шәригать кануннары буенча яши, һәм бу аларга көч, ышаныч, таяныч-терәк булып тора. Мәдәни җомга

11) Аерым сыйфатларга ия булган кешеләр төркеме яки аерым шәхес. Әдәбиятка яшь көчләр килә. Социаль-мәдәни көчләр

12) Рәсмилек, гамәлдә булу. – Көч, хокук саклау органнары үз республикабыз карамагында булырга тиеш, – дип нык торучы без депутатлар – дүртәү-бишәү генә булдык. Ватаным Татарстан. [Халыкларның] Үзбилгеләнү хокукы дөньякүләм тарихи тәрәккыять тенденциясен чагылдыра һәм халыкара гамәлләрдә реаль көчкә ия. Мәдәни җомга. Закон үз көчендә калды

13) Нинди дә булса җисемнең, матдәнең һ.б.ш.ларның берәр эш башкарырга яки эш башкара торган энергиянең чыганагы булырга сәләте; егәр. Кешеләрнең хезмәтен җиңеләйткән һәм хезмәтнең бәрәкәтен арттырган электр көче бөтен эш тармагына үтеп керсен. Ә.Еники. Дөньяның тегермәннәре күп төрле... Бар җил көченнән дә зырылдап әйләнә торганнары, бар су агымы килеп бәрелгәч кенә шаулап эшли башлаганнары. Ф.Бәйрәмова. Атом көчен һәм коралын уйлап таптылар, менә кеше холкының, кеше психикасының серләренә ахырынача төшенү өчен бик күп тырышасы бар әле. В.Нуруллин

14) Берәр эш-күренешнең чагылыш дәрәҗәсе, интенсивлыгы. [Кинәт туктаган поезд] вагоннарының буферлары бер-берсенә зур көч белән бәрелделәр. К.Нәҗми. Тавыш көче. Яктылык көче. Шартлау көче

15) Хезмәт. Кеше көченнән файдалану

16) Берәр төрле иҗтимагый күренешнең, мәс., җәмгыятьнең, илнең куәте. --- Бу рәхимсез кыш менә дигән бик күп имән урманнарын харап итте. Аларны алыштыру кыен, җирнең җитештерү көчләре, күрәсең, фәкыйрьләнә. М.Мәһдиев

17) Нәрсәдер башкарырга сәләтле эшче куллар, кешеләр. Гражданнар сугышы беткәч, эшсез калган меңнәрчә ак рус генерал, полковниклары, дөньяның төрле ягына таралып, һәр алучыга үзләренең кылыч көчләрен сата башладылар. Ш.Усманов. Сугыш беткән елда авылга «Оргнабор» дигән оешмадан әледән-әле вәкилләр килгәли башлады. Көньяк Сахалин, Амур буе өлкәләрендәге колхоз-совхозларга эшче көчләр җыйдылар. М.Мәһдиев

18) Берәр төрле энергиянең, эшчәнлекнең чыганагын тәшкил иткән матди башлангыч. Дальтон законын онытасың. Табигатьтәге бар хәрәкәт тә нинди дә булса бер көч катнашлыгыннан башка була алмый. Җ.Фәйзи. Дөньяда кешелек җәмгыятенең яшәвенә зур зарар сала торган кыргый көчләр бар: су басу, вулканнар ату, җир тетрәү, корылык, янгын, сугышлар. М.Мәһдиев. Китап ул яңа иҗтимагый көчләрне ныгытуга булышкан; шул ук Китап әлеге көчләр тудырган тәхетләрне челпәрәмә китереп җимерешкән дә. М.Госманов

19) күч. күпл. Гаскәр, армия, хәрби частьләр. Кулыбызда булган разведка хәбәрләренә караганда, Тозтүбәдә Дутовның зур көчләре җыелган. Ш.Усманов. Фашистларның, аңнарына килеп, зуррак көч белән чыгып, урманны айкарга --- тотынулары мөмкин. А.Шамов. Тигезсез сугышта --- казанлыларның көчләре бөтенләй какшый, сугышны дәвам иттерергә бернинди дә мөмкинлекләре калмый. Р.Әмирхан

2. хәб. функ. Авыр, кыен; читен. Бала начар булса – ата-анага көч. Мәкаль. Каты торсаң – җанга көч, Йомшак торсаң – чинга көч. Мәкаль. Аяз гына булса – айга көч, Болыт та булса көнгә көч; Кая барсаң да бер кояш, Күбәләктәй газиз җанга көч. Җыр

Көч алышу Көрәшү, тырышу. Җәмгыятькә тиенлек файда китермичә, хакыйкать турында чат саен сафсата саткан саламторханнар белән көч алышуга күпме хәләл көч сарыф ителә, күпме изге җаннар юкка чыга. Т.Галиуллин. Көч бирү 1) Дәрт, илһам бирү, рухландыру, дәртләндерү. Фронт дуслыгы ул бит ай-вай ничек, ул синең яшәвеңә көч бирә, тормышыңны матурлый. Г.Әпсәләмов; 2) Куәтләү, дөреслеген раслау (сүзнең, фикернең һ.б.). Баланың белеме булып та, фикере таркаулыгын аңлаган укытучы аңа «әйе, әйе» дип көч бирә. Мәгърифәт. Көч булу Артык көч түгелү, мәшәкате зур булу. Оренбуркайларның үре биек, Ат юрттырып менсәм – көч була ---. Җыр. [Малай:] – Юк инде, Рәдиф, өч тапкыр барып карадың җитте! Өчтән ары көч була ул. В.Нуруллин. Көчен аямау Үзен кызганмау, жәлләмәү; нык тырышу. Үзем өчен генә түгел, сугыштагы ирем, фашистлар үтергән анам өчен дә көчемне аямый эшләргә сүз бирдем. Г.Бәширов. Көченә керү Рәсмиләшү, закон көчен алу, законлашу. Карар шунда ук бөтен галәм алдында көченә керергә тиеш. М.Кәрим. 1980 елның июненнән хайваннар дөньясын саклау һәм аннан файдалану турындагы Закон көченә керде. Биология. Көч җиткән кадәр (кадәренчә) Мөмкин булган кадәр, булдыра алганча. Гәүһәр көче җиткән кадәренчә балаларны ялганламаска, туры сөйләргә өйрәтте. Г.Әпсәләмов. Көч җиткәнче к. көч җиткән кадәр. Кеше бер дә трай типми, ул яши, башкалар кебек эшли, тирә-ягында кайнап торган тормышка да көче җиткәнче катнаша кебек... Г.Әпсәләмов. Көч җитү Берәр нәрсәне эшләргә хәлдән килү, булдыра алу; эшли алу. Нәрсәдер сизенгән сыман, Гәүһәрнең бу хатны мәктәптә укырга көче җитмәде. Г.Әпсәләмов. Чанны аркан белән тартып югары мендерергә ирләрнең генә көче җитмәде. Ш.Камал. Көч килү 1) Чамадан тыш күп эшләү аркасында организмга зарар килү; берәр әгъза авырту. Күтәрмә, билеңә көч килмәсен; 2) Авырга, кыенга туры килү. Юк, Бибинур апа уйлаганча булмады бу. Әниеңнән оекбашны бер сорарга була, ике, әмма... өчкә китсә, көч килә шул инде... Г.Ахунов; 3) Хурлану, гарьләнү. Көнчелегенә көч килде Мәрьямнең. --- кул-аякларына барлык көчен салып, егетне ул куа чыкты. Г.Ахунов. Көч китерү Авыр эштән берәр әгъзага зыян китерү. Сәгъди абзый, дөньясын җиткерим дип, әнә Габдрахман байга йөк ташыганда аягына көч китерде һәм гомер буена аксап калды. Ә.Фәйзи. Көч кую 1) Күп эшләү, күп энергия сарыф итү. Дөрес, Сәйфулла аңа кан кардәше түгел, әмма ул бик якын дустының --- авылда яңа тормыш төзү өчен күп көч куйган, каты авырудан соң үлгән дусты Шәрифулланың улы иде. Ә.Еники. Хәмит ага Ярми күптомлыкның проспектын төзүгә, ә соңрак әкиятләрнең ике китабын әзерләүгә күп көч куйды. И.Надиров. Киң колачлы галим һәм оештыручы буларак, Тәлгать Галиуллин Алабуга педагогика институтында да зур көч куйган. Мәдәни җомга; 2) Тырышу. Шигырь бит ул бик күп көч куеп озак вакытлар эшләү нәтиҗәсендә генә чын сәнгать үрнәге булу дәрәҗәсенә ирешә ала. Т.Гыйззәт. Көч салу к. көч кую. Ихтимал, аңа, Мәйпәрвәз ханымга, кияүне «чын семья кешесе» итәр өчен күп көч салырга, зур осталык күрсәтергә туры килер. Ә.Еники. Көчтән калу Көч бетү, хәл бетү, әлсерәү, бетерешү. [Хан:] Мин картайдым, --- көчтән калдым. Н.Исәнбәт. Көчтән килү Хәлдән килү, башкарып чыгарга көч җитү. Юк, ул эш минем көчтән килми, өстемә ала алмыйм. Әгәр минем көчемнән килсә, мин төрек кардәшләребезне кулыма күтәреп, Ататөрек мавзолее тавына алып менәр идем дә бөтен дөньяга күрсәтер идем. Г.Ахунов. Көчтән таю к. көчтән калу. Көчтән тыш Мөмкин булганнан да артык. Көчтән тыш көчәнмә, билең сынар. Мәкаль. Көчтән язу к. көчтән калу. Көч түгү 1) Теләккә, максатка ирешү өчен энергия сарыф итү. Яшьлеге аркасындамы, ул чакта Яңгураз дуслар эзләүгә артык көч түкмәде. Т.Әйди. Гарифә апа үзенең Габдрахманын җиңел алмады, көрәшеп, көч түгеп, энергия сарыф итеп, башка кызлардан аралап, яулап алды. М.Мәһдиев. [Халыкның] беришләре тирә-як байларга көч түккән, яисә ераккарак китеп эшләп кайткан. И.Нуруллин; 2) Билгеле бер эшне ихлас күңел белән башкару, үтәү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә