КӨФЕРЛЕК и. гар. дини 1) Аллага, дингә ышанмау; исламнан, аның кануннарыннан читләшү. Көферлек төшенчәсе потларга табыну, Аллаһны санга сукмау, намаздан баш тарту, сихерчелек, күрәзәчелек, эчкечелек, отышлы уеннар, хак юлдан яздыра торган эшләр, үз-үзеңә кул салу һ.б.ны үз эченә ала. Татар энциклопедиясе

2) күч. Вәгъдәдә тормау, антыңа хыянәт итү; начар эш, ярамаган гамәл. Дөньяда шушындый җаһиллек тә, мөкатдәс саналган бөтен тойгыларны аяк астына таптап мыскыллый торган шушындый көферлек тә булуы мөмкинме? Ш.Маннур

Көферлегем җитте «Тәкъдирдән узып сөйләшүемнең афәте тиде, хур булдым» дигән мәгънәдә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә