КӨФЕР и. гар. дини 1. Ислам дине кануннарына буйсынмау; Аллага ышанмау, Алланы инкяр итү, танымау, хурлау. Уразада гошер бирмәү Зур гөнаһ бит, көфер бит. М.Җәлил 2. с. мәгъ. Алланы танымаудан гыйбарәт; гөнаһлы. Арада шундый бер мәзәге бар: «Башларына мондый көфер сорау бирүчеләрне салып суктыру өчен, Алла, имештер, урманда чыбык кисеп яткан». Г.Гобәй ◊ Көфер мөһере сугу (басу) Нинди дә булса темага сүз алып барганда, сүзне кирегә таба борып утыру. Синең бар эшең, ахыры, шул, кешегә көфер пичәте басып утыру гына булырга кирәк. Г.Камал. Көфер пичәте сугу (басу) к. көфер мөһере сугу (басу). Көфер почмагы 1) тар. Инкыйлапка кадәр Казанда, Печән базары мәчете янында, кадимче динчеләрнең, сәүдәгәрләрнең һәртөрле яңалыкны һәм яңалыкны яклаучы кешеләрне сүгеп, тиргәп тору урыны. [Тукай:] Рамазанов җәнапларының «Болгар» номерыннан качтым, туйдым Печән базарының кырыктартмачы Хафизларыннан, көфер почмагыннан. А.Расих. Хәмит абзый бик зур төгәллек белән Тукайның бүлмә номерын... Гайнан ишан мөритләренең кием формасын, Мөхәммәтҗан Хафизның көфер почмагында шкафын – барысын да төп-төгәл сөйли. М.Мәһдиев; 2) күч. Кешеләрдән кимчелек табып, көлеп, гайбәт сатып тору урыны; гайбәт почмагы. Һәрбер танцы залының үзенә күрә «көфер почмагы» була. Анда башкаларны күзәтүдән тәм табучы кызлар җыела. Ш.Хөсәенов. Көфер сүз 1) дини Аллага, дингә каршы сүз. [Хафиз:] Көфер сүз сөйлисең, Бибиҗиһан, тәкъдире язылганга ышанмыйсыңмы әллә син? Ә.Фәйзи. Фәйрүзә аның Алладан өркүен искә төшерепме, юри кычкырып укыды: – Юктырсың ла, Алла! – Чү, ниткән көфер сүз? – дип каушап китте Хәйбүш. К.Нәҗми; 2) Әшәке, начар сүз. Кызның агасы артларыннан төрле көфер сүзләр илә ләгънәтләр укып калды. Ш.Мөхәммәдев |