КӨТҮЧЕЛЕК и. Көтүче булып эшләү, көтүче хезмәте. Көтүче 23 яшьләр чамасында, шат күңелле, уенчак бер егет улып, көтүчелек кыла иде. Ошбу көтүчелек хезмәтендә дә ирекле булуны сөя. З.Һади. Минем атам бөтен гомерен көтүчелектә, газап-михнәт эчендә уздырган. Г.Кутуй. Ул елларда көтүчелек иң түбән һөнәр исәпләнә иде, --- ягъни кулыннан башка бернинди дә эш килмәгән кеше генә көтүче була дип карыйлар иде. М.Әмир |