КӨТҮЧЕ и. 1) Көтүне болынга, кырга һ.б.ш. урыннарга алып чыгып, саклап, ашатып йөртүче кеше. Көтүчесе нинди, көтүе шундый. Мәкаль. – Мин, – диде, – сүз сөйли белмим. Мин – көтүче. Менә мин егерме ел инде колхоз көтүен көтәм. М.Мәһдиев. Ул [әти] көтүче, ә мин аның ярдәмчесе генә. Казан утлары 2) к. көтү башы. Бары тик [атларның] үз араларыннан иң сылу, иң йөгерек, иң җитез җирән кашка гына көтүче хезмәтен үти икән. А.Алиш 3) Кайбер күмәк уеннарда уенны алып баручы. Йөгерешле, качышлы һәм башка шуның шикелле күмәк уеннарда күп вакытта балаларга арадан берсен көтүче итеп сайларга туры килә. Н.Исәнбәт |