КӨТҮЛЕК и. 1) Алан, болын һ.б.ш. кебек көтү йөртә торган җир; утлау, утлавык. Кесмәс елгасы өзгәләнеп кипкән, механизаторлар, яр буенда культуралы көтүлек өчен су алырга дип, трубаларны кая каптырырга белмичә йөриләр. М.Мәһдиев. Берәү дә аны [кырны] көтүлектән башка әмәл өчен файдаланмаган. К.Нәҗми 2) Терлекне көтүдә ашату өчен файдаланыла торган, үләнчел үсемлекләр үскән авыл хуҗалыгы җирләре. [Тундрада] Көтүлекләр җәй көне мүк-лишай тундрасында, ә кыш урманлы тундрада урнаша. А.Фаткуллин |