КӨТҮ’-КӨТҮ рәв. 1. Төркем-төркем булып, берничә төркем хасил итеп. ...Яз көне шахталардан авылларына иген эшенә дип кайткан ярлы халык --- кире көтү-көтү булып шахталарга, фабрика-заводларга тарала башладылар. К.Тинчурин 2. с. мәгъ. Күпсанлы, ишле. Болай да байлар җитәрлек иде Җиргән татарлары арасында. Тире-яры белән сәүдә итүчеләр, көтү-көтү аяклы мал куучылар, итчеләр... М.Әмир. Юныс карт --- көтү-көтү малларны ничек урлап куып алып киткәнен сөйләде. Г.Ибраһимов |