КӨТҮ II и. 1) Болында, кырда һ.б.ш. урыннарда бергә көтелә, ашатып йөртелә торган терлек төркеме. Болай да сирәкләнеп калган көтү бөтенләй чыгудан туктады. Г.Гыйльманов. Уҗым катыгы аеруча тәмле. Монысы көз көне, җир туңдыргач, сыер көтүе уҗым басуында йөргәндә була. М.Мәһдиев. Көтү чираты, ниһаять, безнең капкага җитте. М.Галиев

2) Бер тирәгә тупланып торган хайваннар, җәнлекләр, кошлар төркеме. Ат колакларын торгызган, пошкыра. Әттә генәсе! Каршыга бер көтү бүре килә! Г.Әпсәләмов. Һавада сыерчыклар көтүе күренә. А.Алиш

3) сөйл. Бергә җыелып торган кешеләр төркеме. Дежур сестра килеп керде: – Кыен булса да, коридорга чыкмыйча булмас сиңа, Нәҗметдинов, бер көтү кеше килгән анда. «Нәкъ бер көтү! Бу кадәр күп туганнарын күргәч, анакай һушыннан язачак» --- – дигән уй йөгереп үтте башыннан. С.Шәрипова. – Анда кызлар күп, чәчкәләр белән чыгарлар, дип, бер көтү йөгәнсез кызны колоннаның алдына бастырды. И.Салахов

4) кимс. Явыз максатлар белән нинди дә булса төркемгә оешкан кешеләр даирәсе; өер; банда, шайка. Фашистлар көтүе. Наркоманнар көтүе

5) cup. Өем, күч. Кырда февраль җиле өермәләр кузгатып йөри. Бер тынып кала, бер яңадан сызгыра-сызгыра кар көтүләрен куып алып китә. Н.Дәүли

Көтү башы Көтүне ияртеп, көтү башында йөри торган хайван. Кырга чыксаң, көтү башы кәҗә булыр. Әйтем. Көтү башы дип атап йөртә торган берничә сыер бар: карт, зур, мәһабәт, могтәбәр хайваннар --- алга чыгып юлбашчылык кылалар. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә