КӨТҮ I ф. 1) Кемнең яки нәрсәнең дә булса килүен саклап тору, каршы алырга, очрашырга әзер булып тору. Син кайларда йөрисең икән? Мин сине көтәм, көтәм, көтәм... Җыр. Монда киләсе икәнегезне ишеткәч тә, әллә нишләп сабырсызланып көттем мин сезне. Ф.Әмирхан. --- Хәлсез тавыш белән: – Трамвай көтәм, – дип өстәдем. – Көтмәгез, трамвай тиз булмас, кайдадыр авария. Ә.Еники 2) Берәр нәрсәнең булуына исәп тотып, ышанып тору. Алда безне сыный торган әллә ниләр булыр әле дип, өмет катыш көтә идек без, һәм безнең сабый күңелләр ялгышмады: безне кырык беренче елның июне айнытты. М.Мәһдиев. Хат килгәнне зарыгып көтү 3) Берәр теләгән нәрсәнең киләчәктә булуына ышанып тору, өмет итү. Безнең авыл җирендә ни булсын, менә шәһәрдән кайткан кешеләрдән көтәбез инде яңа хәбәрләрне. М.Әмир. Кешенең иң зур, көчле хисләреннән берсе – алдан сизү, көтү. Кеше әле үзенең нәрсә көткәнен белми, ләкин күңеле өзгәләнә инде, тыпырчына. М.Мәһдиев 4) Берәр кешенең килүенә (кайтуына) ышанып вакыт уздыру. Егетем көтә, әти-әнием көтә – бар да көтә, ә мин, селкенүдән туктаган маятник шикелле, ни ары, ни бире! Ә.Еники. Бәдри дә киткәч, авыл кемнедер югалткан сыман ятим калды. Аны гел көттеләр. М.Мәһдиев. Бибинур апа үзләренең бәләкәй бүлмәсенә яз кояшы төсле яктылык, нур алып керәсе сабыйны бөтен күңеле белән көтте. Г.Ахунов 5) Нәрсәнең дә булса әзер хәлгә килүен, җитешүен, өлгерүен карап-күзәтеп тору. Мунча булганын көтеп тормаска булдым. Казан утлары. Аш өлгергәнне көтү 6) Табигатьтә булган берәр күренешнең булуын, шуның тормышка ашуын саклап вакыт уздыру. Латыйфа карчык җәйне бик сабырсызлык белән көтте. Х.Садри. Язны бигрәк тә балалар сагынып көтәләр. Г.Әпсәләмов 7) Берәр төрле эшнең яки процессның вакыты, срогы килеп җитүен саклап вакыт үткәрү. Ай түгел, атна түгел, бер көн, бер сәгать көтәргә дә ирек бирмәделәр. Г.Ибраһимов. Гәүһәр икенче көнне көтә-көтә алҗып бетте. Г.Әпсәләмов 8) Дөнья, тормыш сүзләре белән килеп, «алып бару» мәгънәсен белдерә. Өч малае төрлесе төрле җирдә дөнья көтә, ди. М.Кәрим. Аның бит бердәнбер кызын дәрәҗәле, исемле, әмма, шуның белән бергә, тормыш көтүнең рәтен-җаен белгән хөррәк кешегә бирәсе килә иде... Ә.Еники. Ялгыз башың белән дөнья көтүләре бик читен шул. Г.Әпсәләмов 9) Уйлау, гөман кылу, ничек буласын чамалау. Уймак кадәр шул кечкенә генә тычканнан мондый чинауны кем көткән? Җ.Юныс 10) Берәр нәрсәне алдан белеп, шуңа әзер булу. Василий үзе дә офицердан бернинди изгелек көтми иде. Ә.Еники 11) Терлекне кырда, болында һ.б.ш. урыннарда карап йөртеп ашату. Атадан ятим калган угыл ел үсәсен көн үсә, буй җиткерә һәм, күп тә үтми, атасының малларын көтә башлый. М.Хәбибуллин. ...Ноябрьнең сигезендә кар яуды да, ат көтүне туктатырга туры килде. В.Нуруллин 12) Берәр эшне үтәү. Мәдрәсәдә һәр көн бер шәкерт кизү көтә. М.Гафури ◊ Көтә-көтә көт (көтек) булу Көтә-көтә алҗып бетү, озак көтеп торудан гарык булу. Мәрьям иреннән хат көтә-көтә көтек булды. Идел. Ул ир дигән нәрсәләрне көтә-көтә көтек булып бетәрсең. Г.Камал. Мин көтә-көтә көт булгач, Гөлгыйзар адресы белән хат яздым. Г.Исхакый. Ул [Гәүһәр] өенә ашыга... Җәгъфәре инде көтә-көтә көтек булгандыр. Г.Әпсәләмов. Көтеп кенә тору Форсаттан бик тиз файдалану. – Күпләр шундый костюм тектерерләр әле, – диде кухнядан чыгып килгән Гөлназ. – Безнең яшьләр яхшыны көтеп кенә торалар. Ә.Әпсәләмов. Көтеп яту Берни эшләмичә, кешедән көтү; мәсьәләнең үзлегеннән чишелгәнен көтү. Неужели тегеннән кайтканнарын көтеп ятарга туры килер? Х.Камалов. Көтмәгән җирдә(н) Һич көтмәгәндә, һич уйламаганда, кинәт. Ник хәзер [бай абзый] күңелең боек? Әллә һичбер көтмәгән җирдән сату тукталдымы? М.Гафури Көтә башлау Көтәргә керешү. [Хөсәен карт] сыерчык килгәнне көтә башлый. Г.Газиз Көтә бирү Бернигә карамыйча, һаман көтү Көтә төшү Тагы да бераз көтү Көтеп алу Кемнең яки нәрсәнең дә булса килгәнен (булганын) көтеп, күрүгә ирешү. Ә менә аларның өченчесе – Ибраһим ага Салахов – ул көнне дә көтеп алды. Г.Ахунов. Шул кичәдән соң Тукайның үзен күрмәсә дә, аның турындагы хәбәрләрне аерым бер кызыксыну белән тыңлый, зарыгып көтеп ала торган булды Мирсәет. Р.Мөхәммәдиев. Якшәмбе. Мәктәп балаларының көтеп алган кадерле көне: таң тишегеннән торып, мәктәпкә барасы юк. В.Нуруллин Көтеп җиткерү Ахыргача көтү, көтүенең нәтиҗәсен күрү. Хәер, башыңда булса да, барыбер аның килгәнен көтеп җиткерә алмыйча дөнья куясы икән безнең сыман гади халыкка. Э.Фатыйхова Көтеп йөрү Көтеп торган хәлдә булу, озак көтү. Була шундый хәл: беркайчан да үзең ишетмәгән, ләкин бар булып тоелган гаҗәеп матур көйнең бер килеп ишетелүен көтеп йөрисең. Ә.Еники. Зифа буйлы, шомырт күзле бу кызга сокланмаган кеше авылда юк иде. Менә хәзер ул инде, чирләп, үлем көтеп йөри. М.Мәһдиев. Мөхәммәт абый миннән егерме еллар әнә шул шигырне көтеп йөргән, ә мин, вәгъдәсез, язмаганмын... Р.Харис Көтеп калу Калган җирдә көтү. Сездән тиз арада җавап көтеп калам, аның уңай булачагына ышанам. А.Галимов Көтеп карау Билгеле бер вакыт дәвамында көтү Көтеп тору Көтү хәлендә булу; әлегә көтү. Бу шундый җанга якын тансык тавышы кызның йөрәгенә төште... ул бары шул нечкә тавышның ишетелүен генә көтеп йөри торган булды. Ә.Еники. Сәгать җиде туларга егерме минутта мин басу капкасы төбенә барып көтеп торырмын, яме! В.Нуруллин. Ә өйгә кайтуга, аны өр-яңа эшләр көтеп тора. Ф.Яруллин Көтеп утыру Сөйләү моментында көтү хәлендә булу. – Нәфисә көтеп утыра утыруын да, – диләр имеш, – ай-һай, авыл кызына өйләнер төсле күренми ул егет! Г.Бәширов. Гыйльмениса апа мичтән чыккан бәрәңгегә су бөркә, --- көтеп утырасың – йортта тантаналы иминлек. М.Мәһдиев Көтеп яту сөйл. Шактый озак вакыт көтү. Элеккеге кебек... берәр яки ярты көнгә ял биреп ала торган яңгырлар беткән. Шулайдыр, чөнки елгалар, күлләр, урманнар бетте, --- болытны Атлантик океаннан көтеп ятабыз. М.Мәһдиев. --- Синең күзең төшкән кыз сиңа пока отказ бирә... йокламый ул. Син нәрсә әйтеп узарсың дип көтеп ята ул. Казан утлары Көтә башлау Көтәргә керешү. --- Маһруй, авылга китмичә, Пеләтәндә (Казанның бер төбәге) бер карчыкның өенә урнашып, бала туар көнне көтә башлады. З.Бигиев. Асавкадан Раушания исемле кызга өйләнеп дөнья көтә башладылар. Өмет Көтә бирү Бернигә карамый көтүен дәвам итү. Малай көтә бирде. Р.Мөхәммәдиев Көтә тору Башка эш-гамәл барышында көтү |