КӨ’ТМӘГӘНДӘ рәв. 1) Һич уйламаганда, кинәт. Көтмәгәндә килеп төшкән үги килен бөтен мәҗлес вакытында гаҗәп дәрәҗәдә кирәкле кул булып китте. Г.Ибраһимов. Инде менә китүенә дүрт ел узгач, алдан хәбәр итеп тормыйча, көтмәгәндә генә [Сабир] үзе дә кайтып төште. Ә.Еники. Шуннан соң, ничектер бер дә көтмәгәндә, көне-төне ишеп-ишеп кар яуды, бөтен җир акка төрелде. Г.Әпсәләмов 2) Сизмәгәндә, абайламаганда. Көтмәгәндә күреп аласым, качып калган урынын беләсем килә тегенең. Р.Мөхәммәдиев |