КӨТЕПХАНӘ и. иск. 1. к. китапханә. Соңра мин дә тиз генә көтепханәмә барып, Крыловның әсәрен табып, «Күке илә Әтәч кыйссасы»ны янә бер кат укып чыктым да тирән бер фикергә талдым. Г.Тукай. --- Әлеге көтепханәнең гыйбрәтле язмышы археографик мирасыбызны үлемнән коткару юлындагы Вахиди эшчәнлеген фәнни дөрес бәяләргә ярдәм итә. М.Госманов. Болар бабаларын каршы алырга бигрәк дәрт белән хәзерләнәләр һәм аталарының көтепханәсендә XX гасыр башына даир ни кадәр китаплар булса, шуны укып чыгарга тырышалар иде. Ф.Әмирхан

2) Китап нәшрияты

3) Китап сату ширкәте



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә