КӨТЕ’ЛМӘГӘН с. 1) Кинәт килеп чыккан, алдан билгеле булмаган, һич уйламаганда булган, барлыкка килгән. Фашистлар, көтелмәгән һөҗүмнән каушап, кача башлыйлар. К.Нәҗми. Бу көтелмәгән очрашу Гәүһәрнең күңелен айкарга җитә калды. Г.Әпсәләмов. Исән көенә Казан урамнарында күренүе [Х.Туфанның] күпләр өчен көтелмәгән һәм сәер күренеш була. Казан утлары 2) Беркем дә көтмәгән, очраклы. Әмма килүче бөтенләй көтелмәгән кунак булып чыкты. Г.Әпсәләмов 3) Сирәк була торган, гадәттәгедән аерылып торган. Көтелмәгән эпитетлар, сынландырулар, ашкын хисле, саба җилле гүзәл әкият тулып тора аның [Марсель Гали] туган якка багышланган нәсерләрендә. Г.Ахунов 4) Тиешле җирлексез, нигезсез, сәбәпсез барлыкка килгән, очраклы. Ул кисәк кенә Баһавига арты белән борылды, көтелмәгән игътибарсызлык күрсәтеп, кунакка сүз дәшмәстән, башта лампаның филтәсен чеметеп тазартты. А.Расих. Алдан бу хәлләр турында белгәч, Ленар өчен көтелмәгән удар булмый инде. Казан утлары |