КӨТЕЛГӘН с. 1) Алдан билгеле булган, булуына ышанылган; булуы фаразланган. Әмма тормыш көтелмәгән һәм көтелгән кайгы-хәсрәтләрен алга чыгарып куйды. М.Мәһдиев. Шәрифәдән көтелгән җавап алынгач, Нәгыймулла тынычланып калды. Идел 2) Көтеп алынган. Күптән көтелгән беренче сентябрь көне дә үтеп китте. Г.Әпсәләмов |