КӨТЕК с. сөйл. 1. Кимчелекле, тулы булмаган, җитешсезлекләре күп булган, өтек. Көтек проект 2) кимс. Озын булмаган, кыска. Аяк-куллары көтек, муены озын гарип ир аренада эт булып уйнады. М.Кәрим. Арбада галәмәт олы башлы, кыска гына гәүдәле, көтек аяк-куллы өч яшьләр чамасындагы шыр ялангач ир бала ята. Мирас. Аның өстендә көтек бишмәт 3) Очланып тормаган. [Бәк Бәкичнең] ирене өстендә көтек кенә мыек, каш нечкәртелгән. Х.Кәрим. Көтек башлы каләм |