КӨТӘРГӘ рәв. сөйл. Бурычка, әҗәткә, соңыннан түләп кайтару шарты белән (бирәчәк яки алачак акча, әйбер һ.б.ш.). Ул чордагы татар сәүдә буржуазиясе арасында Москва фабрикантларыннан көтәргә күпләп мал алып, соңыннан «шартлаган» булып банкротлык игълан итү --- бик модадагы әйбер иде. М.Гали. Карале, көтәргә он-фәлән сорап килүче булса, закладсыз бер кашык та бирәсе булма. И.Гази |