КӨРЧЕК и. 1) Чүрәкәй уенында җиргә сызылган түгәрәк яки шул түгәрәк хезмәтен үтәгән таш. Ничек уйласам да, бөтен уйлар Туктап кала көрчек ташында. Ш.Маннур

2) Балалар уенында нинди дә булса чикне белдергән сызык. Йөгерү, качу өчен бер сызык киртәсе (көрчек) билгелиләр дә сукыр тәкәне сызык читенә илтеп, аякларын иркен итеп бастырып куялар. Татар халык уеннары: Кабыргалы-камчылы. Сәлимә көрчекнең икенче ягына чыкты дип, шунда ук әләкләргә дә тотынды малайлар. Ялкын

3) Нәрсәнең дә булса соңгы чиге, ахыры. Гафу ит, мондый хәстәрлегем гомеремдә беренче мәртәбә. Көрчек якынаю галәмәтедер. Н.Нәҗми

Көрчеккә терәлү Аптырап калу, нишләргә дә белмәү; чарасыз калу. Биктимер абзыйның да быел эше көрчеккә терәлде. Г.Толымбай. Эшләвен эшлибез инде анысы, ял иткән юк, тик менә атсыз калгач, эшләр көрчеккә терәлә. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә