КӨРТИ и. Өс киеме астыннан кию өчен сырып тегелгән яки мехтан эшләнгән җиңсез кием. Әнкәмнән калган мамык, плүш көртидән бер мендәрчек сыман нәрсә әмәлләгән идем. Р.Рахман. Тун астыннан көрти кияргә ярата иде безнең әткәй. Сөембикә