КӨРТ и. Җил себереп ясаган кар өеме. Кышкы җилләр, тырыша торгач, эскертләр әйләнәсенә шактый калын итеп көрт салганнар. Ә.Еники. Агачлар гына түгел, юл кырыена өелгән тау-тау кар көртләре --- – барысы-барысы аның каршына йөгерәләр, аның кочагына керергә ашыгалар кебек. Р.Вәлиев. Тыкрык аша көрт ерып, синең янга килү әллә рәхәт дип беләсеңме? З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә