КӨРСИ и. гар. 1) Терсәк куя торган култыксалары булган биек, киң һәм җайлы урындык, кәнәфи. Тик Чикерткә генә йомшак көрсигә тәмам баткандай кузгалмыйча утырып кала. Ә.Еники. Ләкин председатель бу хәлдән тиз котылды, кулын каршысындагы көрсигә ишарәләп кенә сузгандай итеп: – Исәнмесез, утырыгыз, – диде. М.Маликова

2) иск. Теләсә нинди утыргыч. Аларның кайберләре янында мөдәррисләре тәбәнәк кенә бер көрсигә аякларын бөкләп утырып, тирә-юньнәрендә идәнгә утырган шәкердләргә дәрес әйтәләр. Х.Миңнегулов. – Патшалар көрсиеннән бер дә ким булмады бит бу, – дип сөенде Илгиз, үз эшенә үзе сокланып. Казан утлары

3) иск. Мәдрәсәләрдә парта хезмәтен үтәгән тәбәнәк өстәл. Көрси исемендә йөргән бу әйбер партаның пародиясе булса да, укучылар һәм укытучылар үзләрен бәхеткә ирешкән дип саныйлар, чөнки кадими мәктәптә мондый әйберләрнең исе дә юк. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә