КӨРСЕНҮ ф. Нинди дә булса хисне (кайгы, борчу, сагыш һ.б.) белдереп, озын һәм тирән итеп сулап кую. Бала чагын, егет вакытларын, каз өмәләрен, туйларын, җыеннарын, ярминкәләрен – барысын да кызык итеп, тәмле итеп, көрсенеп һәм юксынып сөйләп утырырга ярата торган иде [бабасы]. Ә.Еники. Бүген ул [Әбүзәр абый] таркау: әле шат сыман, әле уйга чума, онытыла, аска карый, көрсенә. Г.Әпсәләмов. – Фатыйма дип көрсенмә, син үзең мине коллыкка саттың, – диде бер тавыш. Ф.Яруллин Көрсенеп алу Кисәк кенә бер яисә берничә тапкыр көрсенү. Профессор ике кулы белән башын кысып өстәлгә таянды, берничә тапкыр бик тирән итеп көрсенеп алды. Г.Әпсәләмов. Әткәй гәҗит укый. Вакыт-вакыт Көрсенгәләп ала. Г.Морат. – Алга таба да алдынгылыкны саклап калып булырмы ---. – Ландыш ханым тирән итеп көрсенеп ала. Сөембикә Көрсенеп кую Бер тапкыр көрсенү. Ул [Тимерхан] үзе дә сизмәстән сәер генә көрсенеп куйды: – Инде менә шул кадәренә дә канәгать... Г.Ахунов. Көлештеләр, ә җиңгәчәсе: «Һи, заманнар, картлары да балалар төсле булган», – дип, бер көрсенеп куйды. Ә.Еники. Мотыйк озак итеп башын селкеп торды-торды да көрсенеп куйды. Р.Вәлиев Көрсенеп йөрү Анда-санда көрсенү |