КӨРПӘ II и. 1) Ашлык бөртекләренең он итеп тарттырганнан соң калган һәм вак кабыклардан, тышчалардан гыйбарәт булган чүбе (онны иләгәндә, гадәттә, иләк өстендә кала). Бәлки әле, көрпәсеннән тавыкларга боламык та пешереп бирәләрдер. Ф.Яруллин. Нургали аларга тәмле печән, көрпә, чөгендер бирәсе урында, юкның сәбәпләрен аңлатып, акыл сатып тора алмый. Ә.Еники. Андагы йон аралары әни иләктән он иләгәч җыелып калган көрпә кебек тузанлы икән. Ә.Галиев 2) диал. Ярма. Шуңа күрә, бик хәлсезләнеп китмәсен дип, үзебезнең авыздан өзеп булса да, аңа да бәрәңгесеннән дә, көрпәсеннән дә өлеш чыгарып килдек. Р.Вәлиева 3) неол. Металл, агач һ.б. өстен кырып эшкәрткәндә барлыкка килгән вак бөртекләр, чүп; эшкәртү калдыгы ◊ Көрпә кушу Нәрсә дә булса сөйләгән вакытта бераз арттырып, ялганлап яисә үзеннән өстәп, булган хәлне тыңлаучыга күпмедер дәрәҗәдә үзгәртеп тәкъдим итү, җиткерү. Көрпә баш тирг. «Аңгыра, башсыз, тинтәк» дигән мәгънәдә берәр кешегә карата әйтелә |