КӨРПӘ I и. 1. 1) Яңа туган сарык бәрәне

2) Бәрән тиресеннән эшләнгән мех, илтер

3) Дөя, сарык йоны, мамык һ.б. кушып сырылган һәм ятканда яисә утырганда аска җәелә торган кечкенә түшәк. Дөрес, аны чын ихластан куанып, зурлап каршы алдылар; юынганда кулына комганнан җылы су салып тордылар; астына йомшак көрпә салып түргә утырттылар... Ә.Еники. Җәгъфәр озакламый тирмәгә кереп көрпәгә сузылып ятачак һәм Кустанайдан алып кайткан Казан газеталарын укый башлаячак. А.Расих

2. с. мәгъ. 1) Көрпәдән (2 мәгъ.) тегелгән. Күркәмгә күз иярә, көрпә тунга чүп иярә. Мәкаль

2) күч. Йомшак, нәфис. Күтәр чәчкәйләрең, күтәр кабагың, Күренсен күзләрең, көрпә яңагың. Дәрдемәнд



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә