КӨРМӘКЛӘШҮ ф. 1) Билләрдән алышып көрәшү; әүмәкләшү; сугышу, көч сынашу. Гариф хәлфә вакытында без дәрес бетәр-бетмәс ду килеп урыныбыздан куба идек тә, ишек төбенә ташланып, өерелешеп-көрмәкләшеп, букчалар белән сугышып, мәдрәсәне тузанга батыргач кына чыгып китә торган идек. Ә.Еники. Ике арада якалашу, көрмәкләшү башлангач, халык арасыннан чыгарылган Мәхмүди, кемдер йодрык кундырган чигәсен ышкый-ышкый, нишләргә белмичә, бер як читтә басып тора ---. Ә.Фәйзи. Командалар регби уенындагы кебек унарлап өелешәләр, көрмәкләшәләр, туп капка янына таба бөтенләй тәгәрәми, я бер кырыйга чыга, я икенче янга кача. А.Гыйләҗев

2) күч. Ярышу, берсен-берсе уздырырга тырышу. Картта ике көч сугыша, көрмәкләшеп көрәшә башлады. А.Хәлим

Көрмәкләшә башлау Көрмәкләшергә тотыну

Көрмәкләшеп бетү Көрмәкләшүгә кадәр барып җитү; нык көрмәкләшү

Көрмәкләшеп тору Гел, әледән-әле яки хәзер көрмәкләшү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә