КӨРМӘКЛӘНҮ ф. Дулкынлану, курку, аптырап, югалып калу һ.б. сәбәпләр аркасында яки исерткеч эчемлекләр тәэсирендә сүз әйтә алмыйча тору, тотлыгу. [Ата] сүзен ничек дәвам итәргә белмәде, теле көрмәкләнде, җан җылысы табылмады. Н.Хәсәнов. – Анда бит, анда... – Нурсөянең теле көрмәкләнә иде. – Анда... Гыймран абзаң акылга җиңеләйгән. Н.Гыйматдинова. Вәзир Исхак кичтән эчкән эчемлектән әле булса айнып җитмәгән, теле көрмәкләнмәсә дә, исерек иде. М.Хәбибуллин

Көрмәкләнә башлау Көрмәкләнергә тотыну. – Дөрес әйтәсең, иптәш Бәдертдин Әсәйский, – ди атаман, көрмәкләнә башлаган телен көчкә әйләндереп. Н.Әхмәдиев

Көрмәкләнеп тору Әледән-әле яки хәзерге вакытта көрмәкләнү. Моның белән шаккаттыра алмагач, үзен урыс булуда гаепләргә теләмәгәндәй: – Әллә нигә телем көрмәкләнеп тора, – дигән сүз ычкындырды. Ф.Яхин

Көрмәкләнеп бетү Тәмам көрмәкләнү. Аягында көчкә басып торган, теле көрмәкләнеп беткән --- бер яшь кенә егетне иптәшләре: «Братан, успокойся!» – дия-дия, көч-хәл белән өстерәп алып чыгып китте. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә