КӨРЛЕК и. 1) Көр (1 мәгъ.) булу, симезлек дәрәҗәсе. Сез тапшырган малларның көрлеге һәрвакыт уртадан түбән була. Ә.Еники. Ул мал-туарларының күплеге һәм аларның көрлеге белән дә макталып телгә алына. А.Әхмәт 2) Симезлек. Итнең көрлеге 3) Уңдырышлылык. Көр туфрак 4) Күтәренкелек; шатлыклы, яхшы кәеф. Сәхнәдә – гүзәллек, янда – гүзәллек, дөньяда – иминлек, күңелдә – көрлек... М.Әмир. Сугыштан соңгы туклык, тынычлык, күңел көрлеге, иң беренче чиратта, гыйшык-мәхәббәт мәсьәләсен «тиешле югарылыкка күтәрде». М.Мәһдиев. Шул Асия-Миңлеасия барлык уеннарны оештыручы, үзе иң алдан уртага чыгып биюче, җиңеллеге, сүзгә тапкырлыгы, күңел көрлеге белән авыл яшьләрен кузгатучы булып чыкты. Г.Ахунов 5) Хәллелек, бай, мул тормыш. Көрлеккә түзмәсәң, хурлыкка түзәрсең. Мәкаль ◊ Көрлек тибү диал. 1) Энергия ташып тору; 2) Булган акчаның, байлыкның кадерен белмичә, кирәкмәгәнгә сарыф итү; мул тормыштан азыну |