КӨРДӘШҮ ф. сир. Элеккеге кайбер күмәк уеннарда, ике төркемгә бүленү өчен, уенга катнашучылар, үзләренә яшерен исем кушып, уенны оештыручы алдына килү. Бу көрдәшкәндә, уйнаучыларның үзләренә кушып килгән кушамат исемнәре, гадәттә, бик шигъри, ишле-кушлы сүзләрдән гыйбарәт була. Н.Исәнбәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә