КӨРӘЮ ф. 1) Көр, симез хәлгә килү, симерү (терлек тур.). Көтүдә йөргәч, мал-туар көрәйде 2) Тулылану, түгәрәкләнү, тазару, ит куну, симерү (кеше тур.). Бикчәнтәй агай, кызың бик көрәйгән икән. Т.Гыйззәт 3) күч. Ачык яңгырау, ишетелү дәрәҗәсе көчәю; ныгу (тавыш тур.). Тәүлек артыннан тәүлек уза. Карга балаларының да канатлары ныгый, тавышлары көрәя. М.Кәрим. Икенче җәйдә сугыш вакытында калкып чыккан егетләрне дә уенга ала башладылар. Уенның тавышы көрәйде. М.Мәһдиев. Әле генә язгы җил белән, --- аккошлар белән серләшкән нечкә күңелле хисчән шагыйрь мондый темага кергәндә кинәт кенә куәтләнеп китә, тавышы көрәя. Казан утлары 4) күч. Яхшы, мул тормышта аякка басу, хәлләнү, куәтләнү. Шәһәрләр чәчәк атты, авыллар көрәйде, сәүдә гөрли. Р.Батулла Көрәеп җитү Тәмам көргә әйләнү, симерү Көрәеп китү Соңгы вакытта көрәю, кинәт көр хәлгә килү. Ала каз, чыннан да, бик үзгәрде... Аңа дәрт керде, ул көрәеп, матурланып китте. Ә.Еники. [Сафура:] Шәһәр икмәге килешкән үзеңә. Кара, нинди матурланып, көрәеп киткәнсең. Т.Гыйззәт Көрәя бару Акрынлап, көннән-көн көрәю, көрлеге арта бару Көрәя башлау Көрәю билгеләре барлыкка килү Көрәя төшү Беркадәр көрәю, бераз көр хәлгә килү |