КӨРӘШЧЕ и. 1. 1) Сабан туенда көрәштә катнашкан батыр. Бүген Сабан туе. Данлыклы чабышкылар җыелалар. Атаклы көрәшчеләр киләләр. Г.Ибраһимов. Авылда эш эшләп гомер иткән, бөтен тирә-якта атаклы көрәшче булган Вафаның көч-куәте күп иде әле. М.Галәү. --- гомер-гомергә атаклы көрәшче исемен йөрткән Нәркис бабайның кызыксынуы үтә көчле: көрәшче егетләрнең бил сөлгеләре тартылып-тартылып килгән саен, ак сакал очлары дерт-дерт итеп куя. Н.Хәсәнов

2) Спорт уенының бер төре булган көрәш белән шөгыльләнүче, шул ярышта катнашучы; гомумән спорт көрәше белән шөгыльләнүче. Мин дә көрәшкә йөргән идем дә, тренер әйтте, хәлең юк, синнән көрәшче чыкмый, диде. Д.Салихов

3) Берәр максат өчен көрәшүче, шул көрәштә актив катнашучы. Халыкның мөстәкыйльлек заманыннан чылбыр булып килгән көрәшчеләр элитасы (мирзалар, тарханнар белән сәедләр) гамәлдә юкка чыгарыла... Әмма татар халкы үз арасыннан яңа каһарманнар чыгара. Р.Әмирхан. Гаяз Исхакый иҗатка, Тукаебыз кебек үк, иртә килә һәм үзен талантлы язучы, үз кыйбласын тапкан көрәшче итеп таныта. Мәдәни җомга

4) Инкыйлапта яки сугышта катнашучы. --- 1918 елның 15 августында Әстерханда танылган кызыл көрәшче Касыйм Туйбактин үтерелә. Ф.Галимуллин. Иҗтимагый фикерләр белән халкына мөрәҗәгать итүче, милләт язмышын кайгыртучы лирик герой гыйсъянчы герой, көрәшче булып җитешә. Д.Заһидуллина

2. с. мәгъ. 1) Көрәшүче, көрәшә торган. Симаев белән Җәлил бер-берсен хөрмәт итәләр һәм туганнарча яраталар. Җәлил турында сүз чыкса, Симаевның фикере бер генә: «Ул – саф күңелле, иленә тугрылыклы көрәшче шагыйрь». Р.Мостафин

2) Актив эшчәнлек алып бара торган, максатчан. Бәлки, сугышчан шагыйрь дә түгелдер, әмма аның көрәшче шагыйрь булуы бәхәссез! Р.Рахмани. Көрәшче шагыйрь [Р.Фәйзуллин], яңа чор килгәч тә, үз шигъри фәлсәфәсенә тугры калды. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә