КӨРӘШҮ ф. 1) Бер-береңне куллар белән тотып егарга тырышу, җиңәргә омтылу. Урамда, пыр тузып, малайлар көрәшә. Җиңел генә бирешмәсен. Көрәшсен, актык көченә кадәр, бөтенләй хәлдән тайганчы көрәшсен, дәрманы тәмам беткәнче көрәшсен... К.Миңлебаев. Урман буенда озак булдык. Йөгерештек, сикерештек, көрәштек, мәтәлчек атып аунадык, сикерешле уйнадык. М.Кәрим 2) Билгеле бер кагыйдәләр нигезендә, көч һәм җитезлекне сынау өчен, бер-береңне арка белән җиргә салырга тырышу. Хафиз – уналты яшьтә чагында Сабан туенда батырлар белән көрәшеп... бүләк алган егет. К.Тинчурин. Теге дәү [кеше] озак көрәште, әле бер, әле икенче малайны алып атып карады, әмма җиңелде. И.Салахов 3) Нинди дә булса максатка ирешү өчен актив эшчәнлек алып бару. Татар халкына, кайда гына яшәсә дә, үзенең дәүләтчелеген булдырырга омтылырга, иманлы татар булып сакланып калу өчен көрәшергә кирәк. Ф.Бәйрәмова. ...Сафин эченнән: «Әле минем көрәшер мөмкинлегем бетмәгән, бирешмәскә генә кирәк!» – дип уйлады. Казан утлары 4) юг. Кан кою, сугышу, сугышта катнашу. Татар халкы Карасакал, Батырша һ.б. күтәрелешләрендә зур каһарманлыклар кылып, ирек өчен үзен аямыйча көрәшкән. Р.Әмирханов 5) Дәүләтләр, армияләр, иҗтимагый сыйныфлар турында: корал белән сугышу. Без барыбыз да: очучылар һәм танкистлар, флотчылар һәм артиллеристлар, кораллы һәм коралсыз партизаннар – барыбыз да каһарманнарча көрәштек. Г.Кутуй. Бу вакытта революцион авыл, бербөтен булып, алпавытларга каршы көрәшә. Г.Нигъмәти. Бер генә минут элек алар дүртәү иделәр. Көрәшергә, соңгы тамчы канга кадәр фашистларга каршы торырга әзер иделәр. М.Юныс 6) Кыйнашу, сугышу. Мәдинә белән ун минуттан артык өзлексез, бөтен көчен куеп көрәшкән бандитның дәрманы шактый шиңгән иде, ахрысы. Ш.Камал 7) Берәр зыян, зарар китерә торган нәрсәне юкка чыгару, бетерү өчен актив эшчәнлек алып бару. Манара – авылның хуҗасы иде. Дингә каршы көрәшәбез дип, авыл халкының сәнгать әсәрен юк итүне вәхшилек дип атамыйча нишлисең? М.Мәһдиев. Ялган поэзия, ясалма поэзия һаман да яши... Яши, чөнки аның белән бер генә тәнкыйтьченең дә чынлап торып көрәшкәне юк. Казан утлары 8) күч. Тартышу, даулашу, таләп итү. Бу бәхет өчен ничек көрәшергә кирәк? Әйе шул, бәхет өчен тартышырга, даулашырга кирәк, диләр. Г.Әпсәләмов Көрәшә башлау Көрәшергә керешү Көрәшеп алу Тиз генә, кыска вакыт эчендә көрәшү Көрәшеп килү Күп еллардан бирле көрәшү Көрәшеп карау Көрәштә үзен сынау, көрәшү тәҗрибәсе алу. [Галимҗан Шәрәф] Пантюркизмда гаепләүләрне дә кире кага. Ул, тенденциягә каршы һәрвакыт, бигрәк тә әдәбият һәм тел белеме өлкәсендә көрәшеп килдем, дип кабатлый. Татарстан Көрәшеп тору Һәрвакыт, гел көрәшү; көрәшкән хәлдә булу |