КӨРӘШТӘШ и. Нинди дә булса бер максат өчен бергә көрәшүче. Ул [Зәкәрия карт] көрәштәшләре Ибраһим белән Исмәгыйльнең «Поле чудес» бандитлары тарафыннан атып үтерелүе хакында белмәве белән бәхетле иде. Г.Гыйльманов. Хезмәтне тулаем укып чыксаң, билгеле бер күләмдә XX йөз башы әдәби тәнкыйтьчеләре, әдипнең дуслары, танышлары, көрәштәшләре белән дә очрашасың. Ф.Ибраһимова. Музей оештырган бу очрашуларда Җәлилнең көрәштәшләре Рушат Хисаметдинов, Фәрит Солтанбәков, --- Альберт Җәлилов --- һәм башкалар булдылар. Казан утлары |