КӨРӘШ и. 1) Ике кешенең, көч кулланып, бер-берсен егарга, җиңәргә тырышуы; көч сынаш. Көрәш законы каты бит; я сине ега, я син аны егасың. Р.Ишморат. Менә көрәш башланды. Беренче булып көрәшкә балалар чыкты. М.Галәү 2) спорт Билгеле бер кагыйдәләр нигезендә көч һәм җитезлекне сынау максаты белән оештырыла торган спорт уенының бер төре. Икенче якта, бик куе булып, ирләр бер түгәрәк ясап оешканнар. Монда көрәш барадыр. Г.Ибраһимов. Гатият абзый шул елны Сабантуй көрәшен эшләпә астыннан гына карап торган, уртага кереп, элеккеге гадәт буенча кысылып-катышып йөрмәгән. М.Мәһдиев. Испаннарның корридасына чүлмәк вату, татарча көрәш (чын дөресе бил алыш) яки, киресенчә, Сабан туена коррида элементларын кертеп карагыз – нәрсә килеп чыгар икән? Д.Асылов 3) Гомумән, нинди дә булса спорт ярышы. Җиңел атлетчылар көрәше. Ишкәкчеләр көрәше 4) филос. Капма-каршылыклар бәрелеше (җәмгыятьтә, табигатьтә һ.б.). [Булат] мәсьәләнең принципиаль ягына күчеп озак сөйләде. Бөтен тарих – сыйныфлар көрәшенең тарихы, дип нигезләде. Г.Ибраһимов. Табигатьнең иркен күкрәгендә мәңге көрәш, Мәңге хәрәкәт, Мәңге туу, Мәңге артып тору белән бергә үлем-һәлакәт. Һ.Такташ. Революцияне --- җанлы иҗтимагый көчләрнең көрәше дип карарга кирәк. Г.Нигъмәти 5) Капма-каршы позициядә торучы төркемнәрнең, юнәлешләрнең бер максат өчен алып барган актив эшчәнлеге; үзара бәрелеше. Азатлык көрәшенең гыйбрәтле моментлары аеруча тәфсилле итеп, аның [С.Алишевның] «Казан җиңелгәч, татар халкының хәле» дигән мәкаләсендә яктыртылган иде. Р.Әмирхан. Сөембикә заманнарында --- Казанда ике төркем түрәләрнең үзара каршылыклары, көрәше, ызгыш-талашы киңәя вә тирәнәя барды. Ф.Урманче. Аның [Хәдичәнең] йөз мең сум бирнәсе бар. Менә шул бирнә өчен Хәдичә тирәсендә «көрәш» бара. Бу көрәштә кайсы «ерткыч» җиңеп чыкса, Хәдичә дә шуңа булачак. М.Гайнуллин 6) Дәүләтләр, армияләр арасында барган сугыш. Рәссамның, партизаннар белән бер сафта торып, дошманга каршы көрәш алып баруы бөтен дөньяга таралды. Г.Кутуй. Әйбәт, әдәпле егетләр Гыйльмулла, Нуриәхмәт, Шәһидулла, Галиәхмәт агач бүкәндә утырып үстеләр дә Ватан азатлыгы өчен көрәшкә чыгып киттеләр һәм шул көрәштә башларын салдылар. М.Мәһдиев. Дуслары да, кордашлары да күп булган аның. Тик аларның күбесе төрлесе төрле җирдә, канлы көрәшләрдә ятып калганнар: Халхин-Голда, Фин кампаниясендә... Казан утлары 7) Өстен, алдын чыгу өчен ярыш, узыш; өстенлек өчен тартыш. 1905 елның көзендә дөньяга килсә дә [«Нур» гәзите], аны гамәлгә кую өчен көрәшнең башы 1891 елга ук карый. Р.Әмирхан. Кешелек дөньясы, гомум кирәкләрен җиткезер өчен, табигать белән көрәшергә, табигатьтән файдаланырга керешкән. Инде бу ихтыяҗ аркасында кешеләрнең үз араларында тартыш, көрәш, узыш башланган. Мирас. Бу – геройның тормыш юлы, асылда кыенлыклар белән көрәш юлы, яхшылыкның явызлык белән көрәше. Көрәштә геройның позициясе иң сабый чакның бер вакыйгасын сурәтләгәндә ачыклана. Татарстан 8) Алга куелган берәр төрле максатка ирешү өчен алып барылган актив эшчәнлек; шөгыль. Мәктәпкә Әсәдуллин дигән бер егет килде һәм, авылда кушаматның бик киң таралганына шаккатып, мәктәптә кушаматка каршы көрәш ачты... М.Мәһдиев. Фин хатыннары табигатьне ясалма чүптән саклау юлында көрәш алып баралар. М.Юныс. Эчкечелек белән көрәшү, дигән хәбәр башкаладан килде... Тик бу көрәш, башкаладагыга караганда, ике яки бер ярымга катырак иде. Н.Измайлова 9) Берәр иҗтимагый, әдәби, мәдәни хәрәкәт барган өлкә, тармак. Милли азатлык, мөстәкыйльлек өчен көрәштә беренче җиңүчеләр Литва, Латвия, Эстония булды. Ә.Кәримуллин. Рафаэль Мостафин – патриот-шагыйрь Муса Җәлил исемен, иҗатын халыкка кайтаруга зур өлеш керткән, аның тормыш һәм көрәш юлын эзлекле өйрәнгән эзтабар-язучы. Казан утлары. Анда [киңәшмәдә] патша министры татар халкына каршы көрәшнең өч юлын тәкъдим итә. Шуларның берсе – «инородецларның» уку-укыту эшен тәртипкә салу. Мәдәни җомга 10) күч. Көчле хисләр, омтылышлар, эчке кичерешләр бәрелеше. Үзең дә сизә булгансың, Разия иркәм, минем эчемдә күп заманнардан бирле көрәш килә. Г.Ибраһимов. Бары тик бик сирәк вакытларда гына Гәүһәр ирендә ниндидер тирән эчке көрәш барганлыгын сизә. Г.Әпсәләмов 11) күч. Бәхәс, үзара әйтеш. [Мирсәет Солтангалиев] Шәхси тормышындагы катлаулылыкларны аерым хәлләрдә, әйтик, Троцкий белән шахмат уйнаганда фикер көрәшен бирүдәге... осталыгы шуларның кайберләре генә. Р.Мөхәммәдиев. Сүз көрәше озакка сузылды. Мирас |