КӨРӘ’Ү ф. Кар, кар көрте һ.б.ш. нәрсәләрне көрәк белән алып яки казып читкә ташлау. Беләсеңме, нигә [җәяү йөргәндә] шулай тиз арыйсың син? --- Эшләми үскәнгә. Җир сөрмәгән, урман кисмәгән, кар көрәмәгән син. Г.Бәширов. --- йокы алдыннан берәр физик эш эшләп керергә гадәтләнде: кар көрәде, утын ярды яки чаңгыда йөрде. Г.Гобәй. Борһан эшнең ничек булачагын белгән иде булса кирәк, капка төпләрен көрәгән, капкасының аратасын алган иде. М.Мәһдиев ◊ Көрәп алу Берәр нәрсәне күпләп кулга төшерү, күпләп үзләштерү. Төпчекләре Хисмәт – адвокат. Дөрес булса, адвокатлар хәзер акчаны көрәп ала, имеш. Ф.Яруллин. – Шахтёр, димәк, – дип җанланып китте хуҗа кеше. – --- Шахтёрлар акчаны көрәп ала, диләр шул... Р.Мөхәммәдиев. Җүнле булса, ул шимбә көнне дә шул земснарядына китеп олакмас иде, безнең белән ял итәр, көймәләрдә йөрер иде, начальник булып, акчаны көрәп алыр иде... Г.Ахунов. Көрәп китерү к. көрәп алу. Горурланмаслык та түгел шул, чөнки ире аның дәрәҗәле кеше... Иң мөһиме, акчаны Күсия ханымга көрәп китерә. Ә.Еники Көрәп алу Бик тиз, кыска вакыт эчендә көрәү, бераз көрәү. Ишегалдын көрәп алу Көрәп бетерү Бернәрсә дә калдырмыйча, бөтенесен көрәү Көрәп карау Көрәү нәтиҗәсен сынау Көрәп килү Эзлекле рәвештә, тоташтан көрәү Көрәп кую Алдан ук көрәү, көрәргә өлгерү. Сабира болдырдан капкага бара торган юлны көрәп тә куйган инде. Ә.Еники Көрәп тору Һәрвакыт, еш көрәү; хәзерге моментта көрәү. Вафа зур агач көрәк белән кар көрәп тора иде. М.Галәү Көрәп чыгу Бөтенесен, барысын көрәү Көри башлау Көрәргә керешү. Ә мин, җан ачуым белән тегеләр янына барып, кар көри башладым. В.Нуруллин |