КӨРӘНСУ с. 1) Сыек көрән, беркадәр көрән. Сакландымы икән аның кара каймалы якты күзләре, нурда югандай бик чиста көрәнсу йөзе, җиргә тияр-тимәс кенә йөргән камыштай нечкә, зифа гәүдәсе? Ә.Еники. Әнә көрәнсу күзләрендә дә ниндидер сәер чаткылар чагылып китте ләбаса... Э.Касыймов. Һәм шагыйрәнең бәйләгән көрәнсу күлмәгенә сокланып карап торды [Нурҗиһан]. М.Маликова 2) Башка бер төскә сыек көрән төсмер кушылуны белдерә. Хәмитнең кул аркасы күз алдында көрәнсу кызыл булып шешеп чыкты. З.Фәйзи. Нурҗиһан утырган көрәнсу саргылт өстәл түр тәрәзә төбенә терәп куелган. М.Маликова. Гипсланган кулын муенына аскан, түп-түгәрәк йөзле, бөдрәләнеп торган көрәнсу саргылт чәчле бу кыз баштарак әлләни күзгә-башка чалынмады. В.Нуриев |