КӨРӘНЛӘНҮ ф. 1) Көрән төскә керү, көрән төс алу 2) Көрәнгә охшаган булу; көрән булып күренү. Фаина Наумовнаның урман-далада яшәгәнлеге йөзенә чыккан, анда-санда эре сипкелле йөзен җил кискән, ялангач беләкләре дә көрәнләнеп, юкарып калганнар ---. А.Гыйләҗев Көрәнләнә башлау Көрәнгә табан үзгәрү Көрәнләнә төшү Тагын берникадәр көрәнләнү Көрәнләнеп бетү Тәмам, бөтенләй көрәнләнү Көрәнләнеп җитү Ахыргача көрәнләнү Көрәнләнеп калу Ни сәбәпледер, нәрсәнең дә булса тәэсире нәтиҗәсендә көрән төскә керү Көрәнләнеп китү Кисәк көрәнләнү Көрәнләнеп тору Көрән төстә булып күренү; һәрвакыт, даими, еш көрәнләнү. Тик уртада Симетбаш юлының көрәнләнеп торган юл сызыгы ярылып кала. Ә.Фәйзи |