КӨРӘН с. 1. Коңгырт, коңгырт төстәге; каһвә төсендәге. Көрәнгә әйләнгән ак аю кебек чумар да китәр, пылт итеп калкып та чыгар. М.Әмир. Менә шофёрлары аларның зур булмаган көрән чемоданнарын һәм кара букчаларын күтәреп алды да, ашыкмыйча гына дебаркадерга таба атладылар. Э.Касыймов. [Гармунчының] башында чиккән көрән кәләпүш. И.Нуруллин

2. и. мәгъ. Көрән буяу; көрән төс. Апа көрәнгә манган иде бит ул күлмәген дип, серне чишеп ташламасынмы шунда Асия. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә