КӨРӘК-СӘНӘК җый. и. Көрәк һәм сәнәк кебек хуҗалыкта кирәкле эш кораллары. Шунда ук көрәк-сәнәкләрен ташлап ---, туннарын киеп, тизрәк мәдрәсәгә элдерәләр [шәкертләр]. Ә.Еники. Көрәк-сәнәктән гайре коралы булмаган карт-коры хәлсезлеген чамалады да (үзе сабанга җигелсенмени?) тасма тел Лотфулланың тәбесенә аягын кыстырды. Н.Гыйматдинова |