КӨРӘК и. 1) Җир казу, кар көрәү һ.б.ш. эшләр башкару өчен хезмәт итә торган, киң яссы очлы, озын саплы корал. Бозаулар абзары, аңардан ары сарыклар белән дуңгызлар абзары тирәсендә дә чиләк күтәргән, көрәк тоткан шәүләләр чуалалар. Ә.Еники. Икенче көнне көрәк алып барып, бәләкәчне чишмә чокыры янына җирләдек. Р.Вәлиев. Көрәк сабына таянып, ул [Бәгърем] бер омтылыш белән чокырдан сикереп чыкты. А.Хәлим 2) Тирәнлек үлчәү берәмлеге; көрәкнең җир казый торган өлеше тирәнлегендә. Кара туфрак катламын да үтеп, кызыл балчыкка җиткәч, берәр көрәк алганнан соң туктаса да була [Бәгърем]. А.Хәлим 3) Көрәккә сыешлы нәрсә; бер көрәк күләмендә нәрсәдер. – Тагын берәр көрәк туфрак сал да, алып китәм чиләкне, – дип, абый кызулатмаса, песи баласына тагын күпме карап торган булыр идем икән, белмим. Казан утлары ◊ Көрәк оны иск. Тегермәндә ашлык тарттырган өчен, тегермәнчегә яки тегермән тоткан оешмага билгеле бер күләмдә бүлеп бирелә торган он. Шуңа күрә карт, «көрәк оны» гына җитмәгәч, язын-җәен нәрәтә белән балык аулап, кышын җәнлеккә капкын куеп, авылның исемле сунарчысы да булып яшәде. Ә.Еники. Көрәк сакал Бөтен бит киңлеген каплап алган зур һәм киң сакал. Көрәк сакаллы Зур һәм киң сакалга ия (кеше). Караса, ишек артында орырга дип балтасын күтәргән көрәк сакаллы бер карт басып тора, күзләре акайган, йөзе кыйшайган. Г.Әпсәләмов. Уртадагы вагоннарның берсеннән --- көрәк сакаллы баш кондуктор, поезд туктар-туктамас, егетләрчә генә сикереп төшеп кала һәм, халыкны ерып, вокзал бинасына эре генә кереп китә... Ә.Еники |