КӨРӘГӘ и. диал. 1. Бал, кымыз һ.б. әчетә торган кечкенә мичкә

2) Табынга бал, кымыз кебек эчемлекләрне салып куя торган савыт. Көрәгәсен өстәленә куйды, яңадан дүртаякланып, карават астындагы уылдыкны китереп чыгарды [Мотаһар]. А.Хәлим. Әлеге хуҗа бер көрәгә көмешкәне эчеп бетерә дә, көрәгәсен тутырып, иң олы кунакка бирә. Р.Батулла

3) Әчетелгән бал. Көрәгә булса, кунакның күңеле булыр. Мәкаль



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә