КӨР с. 1. 1) Симез, таза; арык булмаган (терлек тур.). Шул чакта малларны картына, яшенә, көренә, арыгына аерып, рацион төзеп ашата башлаган булабыз. Ә.Еники. Ике баш [сарык], безнекеләрне ул кадәр симез дип мактана алмыйм. Шулай да көрләр. А.Хәлим // Таза, сәламәт; арык булмаган (кеше, гадәттә, балалар тур.). Бу гарипнең балачагын белүчеләр аның бик көр һәм алмадай матур бала булуын сөйлиләр. Г.Минский

2) Симез, мае күп булган, яхшы (ит тур.)

3) Яхшы үскән, әйбәт, шәп; мул уңыш бирә торган. Быел игеннәр көр

4) сөйл. Уңдырышлы, файдалы матдәләргә бай. Көр туфрак

5) сөйл. Бай, мул, әйбәт, җитеш. Түбән Шырдыклы авылы бик бай, бик көр тормышлы иде заманында. Р.Батулла

6) Яхшы; күтәренке, шатлыклы (кәеф, күңел һ.б. тур.). Шунлыктан картлыгыңны бик тыныч, көр күңел белән үткәрергә хаклы син (Тимерхан). Г.Ахунов. – Күңелләр көр, җаннар тынычмы? – Әһлиулла, гадәтенчә, бик тәмләп, җиренә җиткереп сораштыра башлады. Б.Камалов. Шатлыктан «ура» кычкырасым килә: күңел көр, рух күтәренке. К.Латыйп

7) Көчле яңгырашлы; яңгыравык, ачык (тавыш, аваз һ.б.). Шул чакта моңарчы елмаеп кына утырган начальник үзенең көр тавышы белән салмак кына әйтеп салмасынмы: – Син, Шәймәрдан абзый, безнең секретарьны нигә аерып калдырасың әле? Ә.Еники. [Габделбәрнең] әле генә гөбедән чыккандай көр, тупас тавышы киселеп калды. Б.Камалов. Председательнең көр, матур тавышы буш бүлмәдә яңгырап ишетелә иде. М.Маликова

2. рәв. мәгъ. 1) Симез, көчле итеп (1 мәгъ.). Бу – аның [Миңлегәрәйнең] төп кәсебе, атларын һәрвакыт таза, көр тота, ә көз җитеп, беренче кар төшкәч, шул атларның берәрсен иярләп, төлке, бүре сугарга да чыгып китә. Ә.Еники

2) Мул тормышта. Ул илнең халкы көр яшәгән, хөр яшәгән, мул яшәгән. Р.Батулла

3) Яңгырап, көчле булып. [Баян баһадир:] – Тавышы көр чыга бу оланның, әллә сәфәр арасында йөзбаш итәбезме үзен? – диде янәшәсендә барган вәзиргә. М.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә