КӨПШӘЛЕ с. 1) Көпшәсыман, трубкасыман; куыш эчле 2) Көпшә (1 мәгъ.) җибәрә торган, көпшәгә китә торган, көпшәсе була торган. Көпшәле суган 3) Көпшәсе булган (ату коралы). Алтынчәчкә аның күзләре ике көпшәле мылтык булып күренде, алардан ут чәчелгәндәй булды... М.Маликова. Февраль хезмәт хакыннан ике көпшәле мылтык алырмын дип тора идем дә, --- булмас ахры. Ф.Шәфигуллин. Баржаның иркен палубасында озын көпшәле туплар, пулемётлар, кораллы матрослар. С.Сабиров |