КӨПШӘКЛӘНҮ ф. 1) Йомшару, көпшәк хәлгә килү (туфрак, кар һ.б. тур.). Гашыйк ир көпшәкләнгән язгы кар кебек икән: кояш әз генә елмайса да, җебеп эри. Н.Гыйматдинова. Өч-дүрт квадрат метр кар тоташ иңеп, төшеп утыра. Димәк, көпшәкләнеп эрегән. Ш.Галиев

2) Тыгызлыгын, сыгылмалылыгын югалту, шәлперәю. Үрдәк сусыз яшәми, сусыз аның тиресе көпшәкләнә, эчәкләре кибә. Н.Гыйматдинова

3) Йомшару, пәжү, тыгызлыгын югалту (яшелчә тур.)

Көпшәкләнә бару Торган саен күбрәк көпшәкләнү

Көпшәкләнә башлау Көпшәклек билгеләре барлыкка килү

Көпшәкләнә төшү Тагын да бераз көпшәкләнү

Көпшәкләнеп бетү Тәмам көпшәкләнү. Карбызлар көпшәкләнеп бетәр дип көтмәдек. Г.Кутуй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә