КӨПШӘКЛӘНДЕРҮ ф. Көрәк, тырма һ.б ярдәмендә яки башка юл белән туфракны, җирне көпшәк хәлгә китерү, йомшарту

Көпшәкләндерә бару Аз-азлап, акрынлап көпшәкләндерү; артыннан ук көпшәкләндерү

Көпшәкләндерә төшү Тагын да бераз көпшәкләндерү

Көпшәкләндереп бетерү Көпшәкләндерүне төгәлләү

Көпшәкләндереп җибәрү Бераз көпшәкләндерү

Көпшәкләндереп чыгу Барысын да көпшәкләндерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә