КӨПШӘК с. 1) Күпереп торган, бөртекләнеп, ярмаланып, таралып торган. Көртлекләр көпшәк кар астына чумалар. Д.Гайнетдинова. Көпшәк кар болытлары тоташ таулар сымак. Н.Хәсәнов. Борауның бүгенге көпшәк катламга килеп керүе һәм котырынып аска төшүе Сергейның дөньясын оныттырып җибәрде. Ш.Бикчурин 2) Тыгызлыгын югалткан, бик йомшак, шәлперәйгән (мускуллар, тән һ.б. тур.). Көпшәк булгангамы, Зәмзәмиянең тәннәре кабармыйча, корт чаккан урыннарга кызыл төерләр генә калыккан иде. З.Фәйзи. Әмма Наилә борынгыча, аристократларча ап-ак, көпшәк һәм ясалмарак чибәр. В.Нуруллин. Беләсеңме, нигә шулай тиз арыйсың син? Көпшәк тәнле булганга! Г.Бәширов 3) Йомшарган (яшелчә һ.б. тур.). Көпшәк кыяр. Көпшәк кишер 4) махс. Күзәнәкле, тишек-тошыклары булган. Балта осталары саласы бүрәнәнең кайсы ягы төньяк котыпка, кайсы ягы көньякка карап үскәненә игътибар иткәннәр, көньякка карап үскән көпшәк ягын эчкә калдырып дөрес эшләгәннәр. Т.Нәҗмиев. Яшәгән гомернең, мөгаен, күбрәк өлеше әнә шул кимегән көпшәк бозлардай файдасызга югала торгандыр. А.Вергазов. Әле дә ярый җиңелчә генә чыгып киткәнмен, сумкамны алмаганмын, боз, җебегән шикәр кебек, бик көпшәк, уалучан. Т.Кәримов 5) күч. Әдәбилектән ерак торган, җитешсез яклары, кимчелекләре күп булган; йомшак (әсәр тур.). Бик күп шигырьләр озын һәм көпшәк булганга күрә, яшьләр шигърияте укучыларда ризасызлык тудыра башлаган иде. М.Вәлиев. Әлегә эшләнеп бетмәгән, ачкычы табылмаган көпшәк, йомшак шигырьләре дә очрый. Л.Шәех. Гомумән, әлеге Конгресс татар түрәләренең режиссёрлыгында куелган көпшәк спектакль сыман тәэсир калдырды. Р.Зәйдулла |