КӨПШӘ и. 1) Кайбер үсемлекләрнең турыга үскән эче куыш сабагы. Күбәләк курай көпшәсе эченә кереп кунаклаган. Р.Батулла. Әрәмәлектән балтырган көпшәсе, какы җыеп чыкканда, яшь әти белән әни чишмә буенда сөйләшкән балаларының сүзенә колак салды. А.Хәйретдинова 2) бот. Ботаникага караган кайбер кушма терминнарның икенче компоненты буларак кулланыла. Тимгелле түндербашның халык телендә дистәдән артык исеме бар: тимгелле агу уты, елан көпшәсе, сасыкай... Ватаным Татарстан. Яшь кортлар, яфрак кимерүче коңгыз һәм кисмәннәрнең вак личинкаларына каршы – елан көпшәсе (түндербаш). Кәеф ничек? 3) анат. Куыш эчле озынча формадагы әгъза яки әгъзаның бер өлеше. Авыз куышлыгының арткы өлешендә йоткылык урнашкан, аның өске өлешенә йоткылыкны урта колак куышлыгы белән тоташтыручы борын юллары һәм евстахий көпшәсе (ишетү көпшәсе) ачыла---. Биология. Әлеге авыру тиз арада операция үткәрүне таләп итә, яралгы үсеп, көпшә шартларга һәм көчле эчке кан китүләр булырга мөмкин. Сөембикә 4) Түгәрәк куыш эчле озынча предмет; сыеклык, газ, пар һ.б. үткәрү өчен кулланыла торган нечкә торба; шланг. Төнлә үк чыккан юу машиналары эшләрен бетереп өлгермәгәннәр, әле анда, әле монда асфальтка, гөл түтәлләренә юан көпшәләрдән шабырдатып су коялар. М.Маликова. Мичнең өске ягында кайнавы җитешкән сыекчаны икенче бүлеккә үткәрә торган юан гына көпшә иде. К.Латыйп 5) Берәр җайланманың нәзек торбачык формасындагы элементы, аерым бер детале. Тартмадан тимер көпшәләрне, тәгәрмәчләрне, утыргычны чыгарып, кәгазьләрен укып, җыярга, гарипне тимер караватыннан күтәреп алып, арбага җайлап утыртырга туры килде. М.Маликова 6) махс. Озын нәзек цилиндр формасындагы прибор, җайланма. Элек җылы нурлар сирпеп торган матур зәңгәр күзләр, кызарып, лазер көпшәсе шикелле зәһәр нурлар чәчәргә тора. Җ.Дәрзаман. Табибә ханым көпшә куеп, башта минем йөрәк тибешен, үпкәне тыңлады, аннары күз-колакларны тикшерде ---. К.Латыйп 7) Ату коралының пуляга яки снарядка юнәлеш бирә торган торбасыман өлеше. Ике кулы белән түшәгенә таянып, артка каерыла биреп утырган хәзрәт, ап-ак иреннәрен кыймылдатып, күзен дә йоммыйча наган көпшәсенә карап тора... Ә.Еники. Посттан кайткач винтовкасын чистартмаган көе ятып йоклаган иде [Гата], эченә яңгыр төшкән икән – ике-өч сәгать эчендә көпшә «чәчәк аткан» булып чыкты. М.Мәһдиев. --- [Каравылчының] аркасыннан һаман да шул мылтыгының көпшәсе тырпайган. А.Хәлим ◊ Көпшәгә китү Төпләнергә тиеш булып та, төпләнмичә сабак җибәрү (шалкан, кишер, чөгендер кебек үсемлекләр тур.). Көпшәгә утыру Сабак җибәрү, сабаклану. Куакланганнан соң берникадәр вакыт үткәч, сабаклары үсә башлый – үсемлек көпшәгә утыра. Ботаника. Бодайлар көпшәгә утырган иде инде ул вакытта, шуны онытма ---. Казан утлары |