КӨПЧӘКЛЕ с. Көпчәге булган; көпчәк ярдәмендә хәрәкәт итә торган. Шул көнне кичкә таба райүзәк ягыннан килүче брезент түбәле, киң көпчәкле батыр «ГАЗ-7» машинасы күпергә җиткәндә генә шып туктады. Ә.Еники. Бүген санитаркалар аны [Әбүзәр абзыйны], резина көпчәкле арбага утыртып, ваннага алып киттеләр. Г.Әпсәләмов. Менә берзаманны көпчәкле файтунга утырып, мулла белән Тинчурин кайтып төшә. Р.Батулла |