КӨПЧӘК и. 1) Тәгәрмәч; үз күчәрендә әйләнеп, транспорт чараларын хәрәкәткә китерү өчен хезмәт итә торган түгәрәк җайланма. Мин арбаның дүрт көпчәгенең дүрт үлчәүдәлеген күреп, башкорт абыйга карап: – Ник алдадың, арбаң бик начар ич... – дидем. Г.Исхакый. Биек тауга менеп бара бер атлы... Көпчәкләр сөйрәлә бер-бер артлы... А.Гыйләҗев. Равил кулын уа-уа кереп утырды: – Боз ява, валлаһи. Юл артык изелгән, көпчәкләр тарталмас, ахрысы. Н.Гыйматдинова

2) Төрле механизмнарда хәрәкәт барлыкка китерә яки аны тапшыра торган түгәрәк җайланма. Миномётның көпшәсе белән прицелы – егерме, көпшә куела торган тактасы – уналты, көпчәкләре белән лафеты егерме --- кила тарткан мөлкәтне җилкәләрегезгә йөкләгез дә, әйдәгез --- марш-бросокка!.. А.Хәлим

3) күч. Бер урында гына тормыйча, һәрвакыт үзгәрә, алга бара торган нәрсәләргә карата әйтелә (мәс., ел, вакыт, гомер). Ничек кызу әйләнә гомернең бу зур көпчәге – ел дигәнең. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә