КӨПӘ’-КӨНДЕЗ рәв. 1) Көн үзәгендә, якты вакытта. Көпә-көндез булса да, ни өчендер, сәбәбен аңлата алмыйм, мин шүрләп куйдым. Р.Батулла 2) күч. сөйл. Ачыктан-ачык, кеше күзе алдында, яшермичә, тартынмыйча. Кафеның бинасын көпә-көндез кем иренмәсә шул талап ятуга бик җаны көйгән Җәүһәрия милиция начальнигына хат язган иде. М.Маликова. Көпә-көндез, халык алдында күрәләтә талыйлар... Б.Камалов. --- [Берәү] баемакчы читләр исәбеннән, Көпә-көндез талап ятим, толлар хакын. Р.Рахмани |