КӨ’НЬЯКТАГЫ с. 1) Берәр урынның көньягында урнашкан. Норлатны бүген журналистлар арасында хәтта Татарстанның көньяктагы башкаласы дип әйткәннәрен дә ишеткән бар. Х.Вәлиәхмәтов. Җәй урталарында ул Болгар йортның көньяктагы чигенәчә барып җитә дә көнчыгышка таба борыла иде. Н.Фәттах. Тегеләр – көньяктагылар да ышанмады... Я.Винецкий 2) Җылы яктагы. Ә менә ул көньяктагы санаторийларда сезнең эшчеләрегез дә ял итә аламы? Р. Миңнуллин. Көньяктагы һава, диңгез шавы --- бик сагындырган Әнисәне. Татарстан яшьләре |